news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сочи мэриясе Татарстан малаеның үлемендә җаваплылыкны өлешчә баланың әбисенә йөкләгән

Түбән Камадан Сочига ял итәргә килгән малай яңгыр сулары агып төшә торган канауга егылып төшеп һәлак булды.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Сочи шәһәре мэриясе көчле яңгыр вакытында һәлак булган Татарстан малаеның үлемендә җаваплылыкны өлешчә баланың әбисенә йөкләгән.

  • Татарстаннан Сочига ял итәргә килгән малай яңгыр сулары агып төшә торган канауга егылып төшеп һәлак булган иде.

Татарстанлылар әлеге канау каршындагы кунакханәдә яшәгән. Әби кеше бу канау барлыгы һәм аның өстендә рәшәткә булмавы турында белгән, дип искәрткәннәр Сочи мэриясе матбугат хезмәтендә.

«Яшенле яңгыр турында кисәтү берничә тәүлек алдан таратылды, шул ук вакытта иминлек чараларын күрү, үзеңнең һәм балаларыңның тормышын куркыныч астына куймау кирәклеге хакында берничә мәртәбә искәртелде», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

  • Белгечләр фаҗига булган урынны тикшергән һәм канауда ни өчен рәшәткә булмавына аңлатма биргән. Ул тропик яңгырлар вакытында су ташкынын үткәрмәскә мөмкин икән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100