news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сочи аэропорты вафат булган хезмәткәренең гаиләсенә компенсация түләячәк

Узган шимбәдә Сочида, самолетка ут кабып, 18 кеше зыян күрде, бер кеше һәлак булды.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Сочи халыкара аэропорты гадәттән тыш вакыйга вакытында вафат булган аэропортның комплекслы смена җитәкчесе Владимир Бегиян гаиләсенә акчалата ярдәм итәчәк. Бу хакта, аэропортның матбугат хезмәтенә сылтама белән, РИА Новости хәбәр итә.

  • Мәскәүдән Сочига очучы самолет Сочи аэропортына төшеп утырганда, очыш-утырту полосасыннан чыгып киткән һәм аңа ут капкан. Бортта 164 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган. 18 кеше зыян күргән. Җинаять эше кузгатылган. Пассажирлар һәм экипаж әгъзалары арасында һәлак булучылар юк, әмма бер аэропорт хезмәткәре вафат булган.

“Сочи аэропорты вафат булган хезмәткәренең гаиләсенә компенсация түләячәк", - дип белдерәләр аэропортның матбугат хезмәтендә.

“Владимир Николаевич Бегиян Сочи халыкара аэропортында 1985 елның маеннан башлап 33елдан артык эшләде. ПДСП контролер-диспетчерыннан аэропортның комплекслы смена җитәкчесенә кадәр хезмәт юлы узды. Эшләү дәверендә Россия транспорт министрлыгының Рәхмәт хаты, “Һава транспорты отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнде”, - диелә хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot