Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Сочи-2014” инвестицион форумы кысаларында Саклык банкының традицион “эшлекле төшке аш”ы узды
Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген “Сочи-2014” инвестицион форумы кысаларында Саклык банкының традицион “эшлекле төшке аш”ы узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Форумның эшлекле программасын ача торган чараның темасы – “Бюджет балансы яки үсешне тизләтү: сайлау вакыты”. Фикер алышу модераторы буларак Саклык банкы Идарәсе рәисе Герман Греф чыгыш ясады, чарада шулай ук РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев, финанслар министры Антон Силуанов, элеккеге финанслар министры, Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры Алексей Кудрин, Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты рәисе Андрей Макаров һ.б. катнашты.
Дискуссия барышында, хәзерге вәзгыятьтә ил җитәкчелегенә икътисади үсешне тизләтү һәм макроикътисади тотрыклылыкны саклау өчен кабул итәргә кирәкле чаралар турында катнашучылар яңгыраткан тәкъдимнәр буенча фикер алышулар булды, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәте сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз