Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Социаль фонд 1 июльдән эш бирүчегә мөрәҗәгать итми генә кайбер пособиеләрне исәпли башлый
Агымдагы елның 1 июленнән Россия Социаль фонды, эш бирүчеләргә кирәкле белешмәләр сорап мөрәҗәгать итмичә генә, шәхси счет мәгълүматлары буенча кайбер түләүләрне турыдан-туры исәпли башлаячак. РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының финанс факультеты иҗтимагый финанслар кафедрасы доценты Игорь Балынин шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Яңалык больничный буенча түләүләргә, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләргә, яшь ярымга кадәр бала карау буенча айлык пособиеләргә, шулай ук бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиегә кагылачак.
«Процесс автоматлаштырыла һәм өстенлекле рәвештә иминиятләштерелгән затның шәхси счетында булган мәгълүматларга нигезләнә. Элек Россия Социаль фонды системасында исәпкә алынган мәгълүматларны кабат бирү таләп ителми», - дип аңлатты икътисадчы.
Белгеч билгеләп үткәнчә, элек мондый очракларда исәп-хисап иминият очрагы килеп чыкканнан соң эш бирүчедән сорарга туры килгән документларга һәм мәгълүматларга нигезләнә иде.
Хәзер исә түләүләр россияленең шәхси счетында саклана торган мәгълүматларга нигезләнәчәк. Россия Социаль фондына эш бирүчегә ниндидер мәгълүматлар бу счетта булмаган очракта гына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз