news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Собянин: «Мәскәү - Татарстан күпере» дуслык һәм хезмәттәшлек символына әверелде

Мәскәү мэры Сергей Собянин «Мәскәү - Татарстан күпере» IX Мәскәү яшьләр форумында катнашучыларга сәламләү юллады. Ул билгеләп үткәнчә, узган елларда «Мәскәү белән Татарстанның яшь талантлы кешеләрен берләштергән кызыклы һәм файдалы форум» ике төбәк дуслыгы һәм хезмәттәшлеге символына әверелде.

«Монда актуаль социаль мәсьәләләр турында фикер алышалар, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашалар, уртак планнар төзиләр», - диде үз сәламләвендә Собянин.

Ул бу форумда яшьләр батырлык, патриотлык һәм уңыш дәресләре ала, ә өлкән буын «үсеш эстафетасын ышанычлы кулларга тапшырам» дигән ышанычын ныгыта, дип өстәде.

Шәһәр башлыгы фикеренчә, «Мәскәү - Татарстан күпере» форумы башкаланың иҗтимагый тормышында мөһим вакыйга булачак, ике якка да файдалы проектларга старт бирәчәк.

Собянинның сәламләвен Мәскәүнең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков укыды. Ул мөселманнарны Ураза гаете белән котлады.

«Мәскәү мәчетенә һәм Мәскәү хөкүмәте бәйрәм хөрмәтенә бүлеп биргән өстәмә мәйданчыкларга 180 мең кеше килде», - дип хәбәр итте спикер.

Сучков, алда торган Корбан бәйрәме шулай ук Мәскәүдә лаеклы оештырылачак һәм уздырылачак, дип ышаныч белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100