news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Собянин мәктәптә укытучылар өчен мәҗбүри битлек киюне бетерергә тәкъдим итте

Укытучылар өчен битлек киюнең мәҗбүри булу-булмавын мәктәп үзе хәл итә.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Яңа уку елында Мәскәү укытучылары өчен мәктәптә битлек кию мәҗбүри булмаска мөмкин.

Мәскәү мэры Сергей Собянин сүзләренчә, шәһәрдә эпидемиологик вазгыять яхшыра. Шулай ук ул укытучыларга оператив вакцинация өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Соңгы мәгълүматлар буенча, педагогларның 80 проценты прививка ясаткан. Бу аларга куркыныч янамый һәм маскасыз эшләргә мөмкин дигән сүз.

Мәскәү мэры бу мәсьәлә буенча карар кабул итүне мәктәпләрнең үзләренә йөкли. «Битлек кию педагогның индивидуаль карары булырга тиеш», — ди ул педагогларның август киңәшмәсендә.

Әмма коронавируска каршы башка таләпләр: температураны үлчәү, өстәмә дезинфекция, бүлмәләрне чистарту, укучылар агымын көйләү кала.

news_right_1
news_right_2
news_bot