Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Собчак сайлау алды программасын тәкъдим итте
Телевидение алып баручысы Ксения Собчак 2018 елда Россия Президентына сайлауларда катнашырга ниятли.
(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). Телевидение алып баручысы Ксения Собчак 2018 елда Россия Президентына сайлауларда катнашырга ниятли. Шимбә көнне ул үзенең "123 авыр адым" дип исемләнгән сайлау алды программасын тәкъдим иткән. Бу хакта РИА Новости җиткерә.
Собчак шимбә көнне “Гражданлык инициативасы" партиясе съездына килгән. Съезд аның кандидатурасын Россия Президентына сайлауларга тәкъдим итәргә тиеш.
"Безнең илнең мөһим проблемасы булып хакимиятнең алмашынмавы тора, ә бу исә ришвәтчелек тудыруга, җәмәгать байлыгын гаделсез бүлүгә, техник һәм социаль прогрессның акрынаюына, халыкара чолганышта калуга, икътисади кризиска китерә", – диелгән Собчакның сайлау алды программасында.
Собчак үз кандидатурасын "барысына да каршы" позициясендә билгели.
Россия Президентын чираттагы сайлаулар 2018 елның 18 мартында узачак. Сайлау кампаниясе рәсми рәвештә 18 декабрьдә старт алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз