news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядә хезмәт итүче Питрәч хәрбие әтисенә машина бүләк иткән

Махсус операциядә хезмәт итүче Питрәч хәрбие, ялга кайтып, гаиләсенә кадерле бүләк ясаган. Китәр алдыннан ул туганнарына: «Борчылмагыз, кайтырмын», – дип вәгъдә иткән булган. Сүзендә торып, егет өенә кайткан һәм әтисенә күптән хыялланган автомобиль ачкычларын тапшырган.

Иске Йорт авылыннан Сөембикә Даминова инде бер елга якын махсус хәрби операциядә катнашучы улыннан хәбәр көтеп яши. Рәсимнең хәрби операциягә китү карары гаилә өчен көтелмәгән хәл була.

«Үпкәләмәскә кушты. «Борчылмагыз. Мин Чечнядан кайттым, моннан да кайтырмын», – диде», – дип искә ала Сөембикә Шәйхетдин кызы.

Рәсим – Сөембикә һәм Хәйдәр Дәминовлар гаиләсендә уртанчы малай. Балачактан бик тәртипле булган, ата-анасына хуҗалыкта ярдәм иткән, көрәш белән шөгыльләнгән, авыл клубында чыгыш ясаган. «Безнең балалар беркайчан да тик тормады, алар һәрвакыт эш белән мәшгуль иде», – дип елмая әнисе.

Расим контракт буенча хәрби хезмәткә үз теләге белән китә. Махсус операция башлангач, ул башта хәрбиләргә булыша, ә узган елның декабрендә үзе дә алар сафына баса. Хәзер машина йөртүче булып хезмәт итә.

Дәминовлар гаиләсен игътибарсыз калдырмыйлар. Рәсим – аларның авылыннан махсус операция зонасында хезмәт итүче бердәнбер кеше.

Быелгы җәйдә Рәсим беренче тапкыр ялга кайткан.

Хәзер ул еракта булса да, әти-әнисенә ярдәм итүен дәвам итә. Ә күптән түгел декабрьдә чираттагы ялга кайтырга җыенуы турында хәбәр иткән.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша белергә мөмкин.

Материал Люция Сираҗиева катнашында әзерләнде

Фотолар хәрбинең шәхси архивыннан.

news_right_1
news_right_2
news_bot