news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы вакытта бара торган руслашу, телебезне югалту мине бик борчый - Таһир Һадиев

Депутат телгә булган мөнәсәбәтен белдерде.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). "Телсез халык – денсез халык. Телдән башка без кем булабыз? Без бит тарихлы халык, без көрәшле халык. Ничә еллар буе, дистәләгән гасырлар буе үзебезне югалтмыйча килгәнбез", - дигән фикерен җиткерде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Таһир Һадиев.

"Кызганычка каршы, соңгы вакытта бара торга руслашу, телебезне югалту, әлбәттә, мине бик борчый. Безнең галимнәребезнең, әдәбият буенча да, тарихчыларыбызның да дөньяда үзләренең тоткан урыны бар. Əлбәттә, чишмәнең башы - авыл. Хәзер мәктәпләрдә бара торган реформалар, мин әйтмәс идем алар бөтенесе дә уңышлы булды дип. Əйбәт укыту гына түгел бит әле, туган телдә укыту мәсьәләсе дә югалды. Шуның өчен бу хәзерге көндә бөтенебезне дә уйландыра һәм безне берләштерергә тиеш. Без үзебез күбрәк татарча сөйләшергә тиеш, балаларыбыз белән дә, оныкларыбыз белән дә. Әлбәттә, бу болгавыр еллар берникадәр вакытка тынычлангач, әле без бөтенесен дә ачыклап бетерербез", - дип саный депутат.

Аның фикеренчә, безнең Конституцион мөмкинлегебез бар һәм без аны тулысынча дөрес итеп кулланырга тиеш.

"Бездә ике дәүләт теле бар: татар һәм рус теле. Без аны дөрес итеп кулланырга тиеш, - дип фикерен дәвам итте парламент вәкиле. - Безгә туган телдә өйләребездә балалар белән сөйләшергә кирәк. Килер вакыт: үз дәүләтең булып, үз телеңдә генә сөйләшкән очракта ул инде икенче төрле булыр. Без Россия Федерациясе составындагы субъект һәм икенче халык булып күп еллардан бирле саналабыз. Безгә моны бервакытта да югалтырга ярамый".  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100