Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Соңгы ун елда Татарстанда бәрәңгенең алты төрле яңа сорты чыгарылган
Бәрәңгенең яңа сортлары югары уңдырышлылыгы һәм крахмалның күп булуы белән аерыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ"). Соңгы ун елда Татарстанда бәрәңгенең вирусларга чыдам алты төрле яңа сорты чыгарылган. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ел саен Россия селекциясенең 70 сорты экологик-географик сынау уза. Анализдан күренгәнчә, бәрәңгенең яңа сортлары югары уңдырышлылыгы һәм крахмалның күп булуы белән аерыла, дип сөйләгән “Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге” Федераль тикшеренү үзәгенең аерымланган структур бүлекчәсе - Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров.
Әлеге тема белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та кызыксынган. Ул Марсель Таһировтан сыйфаты буенча бәрәңгенең легендар Лорх сортына каршы куярлык сортлар бармы-юкмы икәнен сорашкан.
Марсель Таһиров әйтүенчә, бәрәңгенең Татарстанда чыгарылган яңа Танго сорты берничә күрсәткеч буенча легендар сортны узып китә. Аның уңдырышлылыгы - гектарыннан 335 центнер, крахмал күләме - 15 тән 23 процентка кадәр һәм үсемлек аксымы күләме - 3 процентка кадәр.
- Институт 2017-2025 елларга авыл хуҗалыгын үстерүнең федераль фәнни-техник программасын гамәлгә ашыруда катнаша. Аның максаты – авыл хуҗалыгы предприятиеләрен үзебездә чыгарылган сыйфатлы бәрәңге сортлары белән тәэмин итү һәм бәрәңгечелекнең импорт орлыгы материалына бәйлелеген киметү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз