Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Соңгы ун елда Татарстанда 117 гражданлык эше буенча суд карары татар телендә чыккан
Шушы вакыт эчендә судта 15 җинаять эшен караганда татар теле кулланылган.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Район (шәһәр) судлары белешмәләре буенча, 2010 елдан татар теле 117 гражданлык эшен караганда кулланылган. Бу эшләр буенча татар телендә 117 йомгаклау карары чыгарылган.
Бу хакта ТР Фәннәр академиясендә «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә ТР Конституцион суды аппараты җитәкчесе Әнәс Нуриев әйтте.
2010 елдан башлап Татарстан Югары Суды тарафыннан 2013 елда татар телендә аппелляция шикаяте буенча бер гражданлык эше каралган. Шушы вакыт эчендә судларда татар теле 15 җинаять эшен караганда да кулланылган, суд актлары татарча чыккан. Казанның Вахитов районы суды административ хокук бозу турында өч эш буенча карарны татар телендә чыгарган.
Әнәс Нуриев берничә республиканы мисалга китерде. 2010 елдан Саха Якутия Республикасында якут теле 2669 гражданлык эшен караганда кулланылган. 805 эш буенча суд актлары якут телендә чыккан. Бурятия Республикасында бурят дәүләт теле җинаять эшләре буенча хөкем текстларын тәрҗемә иткәндә генә кулланылган.
Кырым, Хакасия, Алтай, Удмуртия, Калмыкия, Чечня Республикаларында судта эшләр каралганда РФ субъектларының дәүләт телләре кулланылмаган. Мордовия, Карачай-Черкесс, Дагыстан, Ингушетия, Кабардин-Балкар, Төньяк Осетия, Марий Элда РФ субъектларының дәүләт телендә эшләрне карауга ихтыяҗ да булмаган.
Әнәс Нуриев судта эшләр РФ дәүләт телендә — рус телендә дә, РФ составындагы республиканың дәүләт телендә дә барырга мөмкинлеген искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз