news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Соңгы ун елда беренче тапкыр югары уку йортына бюджетка керү өчен БДИ баллы кимеде

Мәскәүдә һәм Петербургтагы югары уку йортларына керү баллары элеккечә арта.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә 10 ел эчендә беренче тапкыр югары уку йортларына керү өчен Бердәм дәүләт имтиханының уртача баллары кимеде. Бу бакалавриатка да, көндезге формадагы специалитетка да кагыла.

2021 елда Россия югары уку йортларына кабул итү сыйфаты мониторингы буенча, уртача керү баллы 0,5 кә кимеде һәм 70,3 тәшкил итте. Мәскәү һәм Санкт-Петербургны карамасак, күрсәткеч 67,5 дән 66,9 га кадәр төшкән. Бу хакта «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университеты мәгълүматларына сылтама белән РБК хәбәр итә.

Башкалаларда исә югары уку йортына керү баллары элеккечә арта. Мәскәүдә алар 80,7 (+0,4) булган, ә Петербургта һәм өлкәдә 80,2 (+0,7), диелә хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot