news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы ун айда Татарстанда хезмәт хаклары 6,1 процентка үсте - Илдар Халиков

Татарстан Премьер-министры искәрткәнчә, соңгы айда Татарстанда хезмәт хаклары уңай динамика алган.

(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ", Ирина Ермакова). Узып баручы елның 10 ае дәвамында татарстанлыларның хезмәт хаклары 6,1 процентка арткан һәм бүген ул 29 мең 636 сумны тәшкил итә. Соңгы айда Татарстанда хезмәт хакы уңай динамика алды, дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.
 
2017-2018 елларда социаль-икътисади сәясәтне тормышка ашыру һәм социаль хезмәттәшлекне үстерү максатында, бүген Министрлар Кабинетында кул куелган өч яклы килешү шулай ук реаль хезмәт хакларын арттыру бурычларын үтәүне дә күз уңында тота, дип искәртте Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100