news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 90 очрагы теркәлгән

23 кешене хастаханәгә дәваланырга салганнар, 67 кеше өйдә дәвалана.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 90 очрагы теркәлгән
Владимир Васильев

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 90 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

90 очракның икесе — читтән кертелгән, 88 кеше covid-19 белән авырган кешеләр белән контактта булуы аркасында чир йоктырган. 23 кешене хастаханәгә дәваланырга салганнар, 67 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр — 1, 18-30 яшьтәгеләр — 10, 30-50 яшьтә — 28, 50-60 яшьтәгеләр — 11, 60-70 яшьтәгеләр — 24, 70-80 яшьтәгеләр — 10, 80-90 яшьтәгеләр — 6.

Казанда 52 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда — 9, Яшел Үзәндә — 5, Түбән Камада — 4, Алексеевскида, Бөгелмәдә — 3 әр, Апаста — 2, Баулы, Буа, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Нурлат, Питрәч, Саба, Чистай, Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

11 гыйнварга Татарстанда коронавирусның 14 273 очрагы теркәлгән. 11 041 кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 18 кеше дәваланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot