news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның яңа очрагы теркәлмәгән

Соңгы тәүлектә Россиянең 57 төбәгендә коронавирус йоктыруның 1786 яңа очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның яңа очрагы теркәлмәгән
Владимир Васильев

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстан Республикасында Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авыруның яңа очраклары ачыкланмаган. Бу хакта Роспотребнадзор сайтында хәбәр ителә.

Тәүлек эчендә Россиянең 57 төбәгендә коронавирус йоктыруның 1786 яңа очрагы теркәлгән. Мәскәүдә — 1124, Мәскәү өлкәсендә — 182, Коми Республикасында 58 очрак ачыкланган.

Соңгы мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә Россиядә 82 төбәктә 11 917 коронавирус очрагы теркәлгән. 795 кеше бу авырудан дәваланып беткән.

Алдарак «Татар-информ» Татарстанда дүрт пациентның коронавирустан терелеп хастаханәдән чыгуын хәбәр иткән иде.

Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 50 очрагы теркәлгән. Казанда — 35, Яр Чаллыда — 5, Питрәч һәм Биектау районнарында — 2, Яшел Үзәндә, Арчада, Бөгелмәдә, Лаешта, Әлмәттә һәм Пермьдә берәр очрак ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot