news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Соңгы тәүлектә Татарстанда биш кеше коронавирустан үлгән

Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 1 522 кеше бу йогышлы чир аркасында вафат булган.

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Узган тәүлек эчендә коронавирус Татарстанда тагын биш кешенең үлеменә китергән.

Республикада пандемия башланганнан бирле коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 1 522 очракка җиткән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йогышлы чирнең соңгы корбаннары арасында 1952 һәм 1969 елларда туган ике ир-ат һәм 1947, 1950, 1952 елларда туган өч хатын-кыз бар.

Соңгы мәгълүматларга караганда, соңгы тәүлектә тагын 112 татарстанлы яңа коронавирус инфекциясен йоктырган. Бу — алдагы ике көннән ике очракка кимрәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100