Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Соңгы тәүлектә Татарстанда авыру билгеләре булган 511 бала мәктәпкә кертелмәгән
Уку елы башыннан температурасы һәм ОРВИ билгеләре булган 4 мең 749 бала дәресләргә үткәрелмәгән.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы тәүлектә мәктәпләргә 511 бала кертелмәгән. Бу ОРВИ билгеләре яки температурасы булган балалар.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәктәпләрендә иртәнге фильтр нәтиҗәләрен күзәтеп баруларын әйтте. «Санитар кагыйдәләр буенча температура үлчәү мәҗбүри таләп. Уку елы башыннан температурасы һәм ОРВИ билгеләре булган 4 мең 749 бала укуга кертелмәгән», — диде.
Любовь Авдонина сүзләренчә, Татарстан мәктәпләрендә әлегә бергә укый алмаган җиде класс бар. Бу укучылары күп авырган сыйныфлар. «Бу классларда 167 бала укый. Бу Азнакай районы мәктәбе», — диде белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз