news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Соңгы тәүлектә Татарстанда 47 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 25,8 мең очрагы ачыкланган.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 47 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, җиде кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«16 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 23, Чаллыда — 10, Тукай районында — биш, Яшел Үзән районында — өч, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лаеш, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 25,8 мең очрагы теркәлгән, 22,5 мең кеше (шуларның 81е — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада 1 миллионнан артык кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 877 мең кеше икенче дозаны да алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot