news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Соңгы тәүлектә Татарстан 52 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 54 кеше терелгән

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 635 очрагы теркәлгән.

Соңгы тәүлектә Татарстан 52 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 54 кеше терелгән
"Татар-информ" архивы

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«23 кеше хастаханәгә озатылган, 29 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 24, Чаллыда – 12, Аксубай районында – 3, Бөгелмә, Лаеш, Тукай районнарында – икешәр, Биектау, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама, Питрәч һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 635 очрагы теркәлгән, 21 781 кеше (шуларның 54е – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 917 775 кеше (шуларның 7 345е – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 730 281 кеше икенче дозаны да алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot