news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы тәүлектә коронавирус белән авырган 270 кешенең 68ен хастаханәгә салганнар

Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә йогышланган.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авырган 68 кеше хастаханәгә озатылган. 202 кеше өендә дәвалана.

Республикада соңгы тәүлектә коронавирусның 270 очрагы теркәлгән. Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә йогышланган.

Казанда — 156, Чаллыда — 21, Чистайда — 18, Алексеевск һәм Нулатта — сигезәр, Биектауда — җиде, Әлмәттә — алты, Алабуга, Яшел Үзәндә — бишәр, Лаеш, Түбән Кама, Спас районнарында — дүртәр, Яңа Чишмә, Питрәч, Буа, Бөгелмәдә — өчәр, Актанышта — ике, Азнакай, Аксубай, Арча, Югары Ослан, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Саба, Тәтеш, Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле, республикада инфекциянең 34 188 очрагы теркәлгән, 27 017 кеше (шуларның 46 сы — узган тәүлектә) тернәкләнгән.

Республикада барлыгы 1 820 879 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 277 895 кеше икенче дозаны да алган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100