news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Соңгы кыңгырау бәйрәмен уздыру тәртибе эпидемиологик вазгыятькә карап билгеләнәчәк

Мәктәп укучыларының чыгарылыш кичәләре һәм Соңгы кыңгырау бәйрәмен үткәрү Сovid-19 аркасында әлегә тулысынча планлаштырыла алмый.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында чыгарылыш кичәләре һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме форматы эпидемиологик вазгыятькә карап билгеләнәчәк. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

«Кызганыч, без әлегә бу чараларны тулысынча планлаштыра алмыйбыз, чөнки анда кешеләрнең күпләп җыелуы күз алдында тотыла. Без чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен ул мизгелләрнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйбыз, әмма шулай да балаларның сәламәтлеге өстенлекле булып кала. Шуңа күрә аларны уздыру форматы эпидемиологик вазгыятьтән чыгып билгеләнәчәк», — диде Ризванов.

Татарстанда май бәйрәмнәреннән соң өйдән чыгу өчен смс-пропуск алырга кирәк булмый, дип хәбәр иткән идек.

news_right_1
news_right_2
news_bot