Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Соңгы көннәрдә бәяләр арткан товарлар һәм азык-төлек продукциясе билгеле
ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мондый вазгыять Идел бук округының барлык төбәкләрендә күзәтелгәнен искәртте.
(Казан, 15 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы бер ай эчендә һәм берничә көндә Татарстанда аерым бер товарларга һәм продукциягә бәяләр шактый арткан.
ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров узган атнада шикәр һәм яшелчәләр кыйммәтләнгәнен әйтте. Мондый вазгыять Идел бук округының барлык төбәкләрендә күзәтелгәнен искәртте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, соңгы бер айда республикада шикәр — 6,6 процентка, сөт — 4,3 процентка, сыер мае — 3,1 процентка, помидор — 11,8 процентка, кишер — 10,3 процентка, чөгендер — 8,7 процентка, кәбестә — 8,4 процентка, кыяр 4,7 процентка кыйбатланган.
Сөт соңгы бер ай эчендә 4,3 процентка кыйммәтләнгән. Министр әйтүенчә, сөт продукциясенә бәяләр тотрыклы, күрше төбәкләр белән чагыштырганда, түбәнрәк.
Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер сүзләренчә, 11 марттан 14 мартка кадәр кер юу порошогы, туалет кәгазе, балалар подгузниклары, теш пастасы, теш щеткаларына бәяләр арткан.
«Кулларга сиптерү өчен антисептиклар, шырпы, бала ашату шешәләренә бәяләр төшкән», — диде Лернер. Аның сүзләренчә көнкүрештә кулланыла торган шәхси гигиена товарларына, көнкүреш химиясенә ажиотаж күзәтелми. Кибетләрдә бу төр товарлар җитәрлек күләмдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз