news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Соңгы ике елда 500 меңләп татарстанлы Пенсия фонды сайтында шәхси мәгълүмат калдырган

Әлеге теркәлү ярдәмендә кулланучылар Пенсия фондының барлык хезмәтләреннән дә файдалана ала.

(Казан, 5 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Соңгы ике ел эчендә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегендә шәхси мәгълүматларын теркәүчеләр 500 меңнән арткан. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Россия Пенсия фондының Татарстан буенча Идарә җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Анна Петрушина хәбәр итте. 
 
Әлеге теркәлү ярдәмендә кулланучылар Пенсия фондының барлык хезмәтләреннән дә файдалана ала. 
 
"Шәхси кабинетларда төрле хезмәтләр буенча мәгълүмат алырга мөмкин. Пенсияләр буенча да, ана капиталы буенча да, башка түләүләр буенча да", - диде Анна Петрушина. 
 
Белгеч сүзләренчә, бу хезмәтләрдән файдалану өчен Пенсия фонды сайтында теркәлү узарга да, узмаска да мөмкин. Әмма шәхси мәгълүматлар алу өчен Россия Федерациясе дәүләт хезмәте порталында теркәлү шарт. 
 
"Россия Пенсия фонды сайтында теркәлүчеләр теләсә кайсы вакытта имминият таныклыгын алу өчен гариза калдырырга, шәхси счет күчермәсен, имминият стажы хакында күчермәне, хезмәт хакы турында  һ.б. мәгълүматларны алу мөмкинлегенә ия", - дип белдерде Анна Петрушина. 
 
Пенсия фонды хезмәткәре сайтта теркәлү узу хезмәтне тиз арада алу мөмкинлеге бирүдән тыш, вакытны һәм акчаны янда калдырырга булышуын да искәртте.  
 

news_right_1
news_right_2
news_bot