news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы ике айда ис тиеп агуланучылар саны былтыр ел буе булган күрсәткечкә җиткән

“Узган елда 31 тапкыр сөрем газы белән агулану очрагы билгеле”, - диде газ хуҗалыгы эксплуатациясен оештыру хезмәте башлыгы.

Соңгы ике айда ис тиеп агуланучылар саны былтыр ел буе булган күрсәткечкә җиткән
Султан Исхаков

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Агымдагы елның ике аенда Татарстанда сөрем газы белән агулануның 39 очрагы теркәлгән. Былтыр ел дәвамында 31 кеше сөрем газы белән агуланган булган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“2018 елда республикада сөрем газы белән агулануның 31 очрагы теркәлгән иде. Билгеле булганча, аның икесе фаҗигале тәмамланды – Чистай һәм Бөгелмә районнарында кешеләр һәлак булды. Быел исә ел башыннан кичәге көнгә кадәр газ белән агулануның 39 очрагы билгеле.  Бу – узган елга караганда 25 процентка артыграк”, - диде газ хуҗалыгы эксплуатациясен оештыру хезмәте башлыгы Дмитрий Орлович.

Башлык сүзләренчә, агулану күп очракта күпфатирлы йортларда килеп чыга.

“Агулануның дәрәҗәсе төрле, җиңелчә һәм шул ук вакытта катлаулы очраклар да бар”, - диде Орлович.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100