news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Соңгы елларда Казанда зәмһәрир салкыннар һәм көчле бураннар дүрт тапкыр кимегән

«Климат үзгәрә, интенсив җылыну бара. Соңгы өч ел метеокүзәтүләр тарихында планетада иң җылысы», — диде Юрий Переведенцев.

Соңгы елларда Казанда зәмһәрир салкыннар һәм көчле бураннар дүрт тапкыр кимегән
Рамил Гали

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы елларда Казанда зәмһәрир салкыннар һәм көчле бураннар дүрт тапкыр кимегән. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

«Климат үзгәрә, интенсив җылыну бара. Соңгы өч ел метеокүзәтүләр тарихында планетада иң җылысы. „Ла-Нинья“ күренеше булмаса, әле бу елда рекорд та куелган булыр иде», — диде Юрий Переведенцев.

Эль-Ниньо һәм Ла Нинья — океан өслегендә һава тирбәлеше белән бәйле күренешләр. «Эль-Ниньо — испанчадан „малай“ дигән сүз, һава торышына „малай“ тәэсир итсә, җир шарында җылыну күзәтелә. Ла Нинья тәэсирендә температура түбәнәя. Шулай да, гомумән алганда, соңгы елларда температураның үсә баруын күрәбез», — диде профессор.

news_right_1
news_right_2
news_bot