news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы елларда Россиядә кан донорлары 2 млн га җиткән

Казанда Кан хезмәтенең X Бөтенроссия форумы ачылды.

Соңгы елларда Россиядә кан донорлары 2 млн га җиткән
Ильнар Тухбатов

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда Кан хезмәтенең X Бөтенроссия форумы уза. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән белгечләр 2017 елда тармакта гамәлгә ашырылган чараларга йомгак ясый. Утырышта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашты.

Россия Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе урынбасары Максим Забелин соңгы ун елда хезмәттә шактый зур уңышларга ирешелгәнен билгеләп узды. Илдә кан һәм аның компонентлары донорлары саны 2 млн га җиткәнен әйтте. Аның фикеренчә, кан хезмәтен үстерү өчен, донорлар контингенты белән эшне камилләштерү зарур. «Донорлыкны пропагандалау өчен символика белән төрле сувенир продукцияләре җитештерүне арттыру кирәк», - ди ул. Максим Забелин шулай ук барлык кан бирү станцияләренең Бердәм мәгълүматлар базасына кертелгән булырга тиешлеген билгеләп узды.

Пленар утырыш кысаларында, донорлык хәрәкәтенә актив теләктәшлек итүчеләр Федераль медицина-биология агентлыгының «Донорлык хәрәкәтенә теләктәшлек өчен» медале белән бүләкләнде.

Форумга мактаулы донорлар чакырылган. Шуларның берсе – Яр Чаллыдан 56 яшьлек Хәниф Салихов. Ул 1983 елдан бирле кан тапшыра. 1994 елдан плазмага бирә башлаган һәм шул елны Мактаулы донор исеменә лаек булган. «Даими рәвештә барам, гадәттә 2-3 атнага бер тапкыр. Армиядә беренче тапкыр биргән идем, шуннан китте. Кан тапшыру хәзер эшкә барып кайткан кебек кенә. Минем өчен бер авырлыгы юк, баш та әйләнми. 60 яшькә кадәр бирергә исәплим әле, кан тапшырсаң, картаймыйсың, дигән булалар. Беркайчан кире борып җибәргәннәре булмады, кан әйбәт диләр. Белешмәләр күрсәтеп, отпускка өстәмә көннәр өстәлә, берәр атнага кадәр озайтканым бар. Башка ташламалары да күп. Санаторийга да барырга була дип сөйлиләр, әле белешкәнем юк», - дип белдерде Хәниф Салихов.

Казаннан 42 яшьлек Андрей Паткинның нәселләрендә кан бирүчеләр күп. Аны донорлар династиясе вәкиле дип атап була. «Энем дә, аның улы да кан тапшыра. Без - мактаулы донорлар. Мине 2000 елда беренче тапкыр танышларым сорады, һәм мин барырга уйладым. Хастаханәдә ятучы кешегә 1 нче төркем уңай резуслы кан кирәк булган. Бу - киң таралган кан төркеме булып тора, аны бик күп кешегә салырга ярый. Кан тапшыргач, үземдә бернинди тискәре тәэсирләр тоймадым. Шуннан соң гел барырга уйладым. Үземдә горурлык хисе тоям, ниндидер файдалы эш башкаргач, үзеңне кирәк кеше, дөрес яшәүче кеше итеп саныйсың», - дип уртаклаша Паткин.

Кан тапшыра башлагач, ул яшәү режимы үзгәргәнен әйтте. «Дөрес туклана башлыйсың, начар гадәтләрне киметәсең. Алкоголь кулланмыйм, әмма әле сирәк кенә тартам. Күбрәк кызган әйбер түгел, ә парда пешкәнне ашарга тырышам. Кан тапшырыр алдыннан, 48 сәгать алдан бөтен таләпләрне үтәргә тиешлекне аңлыйм. Кан тапшырып акча да эшләргә була, мораль канәгатьлек тә, матди канәгатьлек тә алам, сәламәтлеккә дә яхшы», - ди Андрей Паткин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100