Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Соңгы елларда нәкъ менә Татарстанның беренчел звено үсешенә җитди игътибар юнәлтүе күренә – РФ гомуми практика табиблары ассоциациясе президенты
Россиянең башка төбәкләре дә Татарстаннан үрнәк алырга тиеш, дип саный Игорь Денисов
(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Гомуми практика табибларының (гаилә табиблары) IV Бөтенроссия корылтаен үткәрү урыны буларак Казанны сайлавыбыз очраклы түгел: соңгы елларда нәкъ менә Татарстанда, сәламәтлек саклау тармагының башка төбәкләрдә бераз онытылып торган беренчел звено өлкәсенә җитди игътибар юнәлтүе күренә. Бүген РФ гомуми практика табиблары ассоциациясе президенты, И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетының гаилә медицинасы кафедрасы мөдире Игорь Денисов журналистларга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
“Дөрес, без яңа медицина технологияләрен кертү өстендә эшләргә тиешбез, тик шул ук вакытта һәрвакыт медицина ярдәменә мохтаҗ булган гади гражданин турында да онытмаска тиешбез. Казанга элегрәк килеп, без Россиянең барлык төбәкләре өчен шушы мәйданның үрнәк була алуына һәм беренчел звеноны үстерүдә башкаларның Татарстаннан өйрәнергә тиешлегенә инандык”, - дип ассызыклады Игорь Денисов.
“Татарстан сәламәтлек саклау тармагында беренчел звено үсешенә җитди тотынган төбәкләрнең берсе дип әйтер идем. Безнең гомуми практика табибларын әзерләү буенча махсус программабыз бар иде. 2003 нче елда Казан дәүләт медицина университеты базасында махсус кафедра булдырылды. Без бу мәсьәлә буенча аның актуальлеген, мөһимлеген аңлап эш итүче төбәкләр арасында әйдаманнар. Бүген ачылучы корылтай конструктив төстә фикер алышу мәйданы булыр дип уйлыйм”, - дип белдерде журналистларга ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз