news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы елларда Казахстан нефть тармагының 150ләп вәкиле КФУда квалификациясен арттырган

Илшат Гафуров әйтүенчә, икътисадның реаль секторында Казахстанның нефть һәм газ компанияләре белән хезмәттәшлегенә нигез салынган.

Соңгы елларда Казахстан нефть тармагының 150ләп вәкиле КФУда квалификациясен арттырган
Рамиль Гали

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Соңгы елларда КФУда Казахстанның нефть тармагының 150гә якын вәкиле квалификациясен арттырган. Бу хакта бүген Казан федераль университетында ректор Илшат Гафуров хәбәр итте.

  • Биредә Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка Казан (Идел буе) федераль университетының мактаулы докторы исеме бирелде.

Илшат Гафуров чыгышында Казахстан һәм Татарстанның фән өлкәсендә хезмәттәшлеге турында сөйләде. “Казан университеты үзара бәйләүче мөһим звено булды һәм булып калачак та”, - дип ул XIX гасырның күренекле казах эшлеклесе Җанһир ханның (1824-1845) Казан университетының беренче ректорлары Карл Фукс, Николай Лобачевский белән тыгыз элемтәдә булганын билгеләп узды. Вузның хәйриячесе булып, казах яшьләре Казанда укый алсын өчен зур тырышлык куйганын билгеләп узды. “Аның тырышлыгы ярдәмендә, университетның берничә чыгарылыш студенты танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галим, мәгърифәтчеләр булды”, - дип ректор алар арасында Базарбай Маметов, Мөхәммәтҗан Карабаев, Шәфкать Бикмөхәммәдовны атап үтте. “Казанда укыган казах халкы вәкилләре Казахстанның иҗтимагый-сәяси, мәдәни һәм фәнни тормышында сизелерлек эз калдырган милли интеллигенция катламын тәшкил итәләр”, - диде Илшат Гафуров.

КФУ ректоры әйтүенчә, икеяклы тарихи бәйләнешләр бүгенге хезмәттәшлек өчен дә ныклы нигез тудырган. “Казан университетының Казахстанның әйдәп баручы фәнни-белем бирү үзәкләре белән, бөтендөнья мәдәни мирасны саклап калу һәм археология буенча уртак белем бирү программаларын булдыруга юнәлдерелгән килешүләре гамәлдә. “Ефәк юл” проекты кысаларында, фәнни тикшеренүләр аерым урынны алып тора. Безнең, шулай ук, Казахстанның әйдәп баручы университеты – Назарбаев университеты белән перспективалы фәнни-белем бирү программаларына нигез салына”, - дип белдерде ул.

Илшат Гафуров әйтүенчә, икътисадның реаль секторында Казахстанның нефть һәм газ компанияләре белән хезмәттәшлегенә нигез салынган. “Соңгы елларда Казан университетында Казахстанның нефть тармагының 150ләп вәкиле яңа технологияләр буенча квалификациясен арттырды. Моннан тыш, Казахстан Республикасында урнашкан нефть чыганаклары урынында безнең технологияләрне Россиянең Роснефть, ЛУКОЙЛ компанияләре актив куллана”, - диде.

Ректор, Казахстан һәм Татарстанның Хөкүмәтара багланышлары кысаларында, дәүләт идарәсе һәм бизнес-мәгариф өлкәсендә тыгыз хезмәттәшлек урнаштырылганын билгеләп үтте. Казахстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт идарәсе академиясе һәм КФУның Югары дәүләт-муниципаль идарә мәктәбе, шулай ук, Алматы Менеджмент университеты һәм КФУның Югары бизнес мәктәбе арасында хезмәттәшлекне мисалга китерде.

Илшат Гафуров КФУда 500дән артык казах яшьләре укыганын билгеләп үтеп: “Моңа Казахстанның сәяси тотрыклылыгы һәм ачыклыгы нәтиҗәсендә ирешелде”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100