Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Соңгы елларда хатын-кызлар арасында эчкечелек киң таралды – белгеч-нарколог Резеда Хәева
Нарколог фикеренчә, хатын-кызларның күбесе ялгызлыктан арыныр өчен, икенчеләре якынын югалтудан спиртлы эчемлекләргә тартыла.
(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Соңгы елларда хатын-кызлар арасында эчкечелек киң таралган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш белгеч-наркологы, республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Резеда Хәева хәбәр итте.
Нарколог фикеренчә, хатын-кызларның күбесе ялгызлыктан арыныр өчен, икенчеләре якынын югалтудан, өченчеләре тормыштан ямь тапмау нәтиҗәсендә спиртлы эчемлекләргә тартыла. ”Иң куркынычы – хатын-кызның шешә белән дуслашуы. Хатын-кыз алкоголизмы аеруча катлаулы, чөнки гүзәл затлар аңа бик тиз бирешә һәм инде аннан дәвалану да авырлаша. Хатын-кызларның сәрхүшкә әверелүен хәтта якыннары да тиз генә абайламаска мөмкин. Шуңа да аларның күбесе наркология диспансерына бик соңлап, авырулары катлаулы этапта булганда гына килә”, - ди ул.
Резеда Хәева ир-атларда бу чир ниндидер эчке тетрәнгеч кимсенү белән бәйле түгел, ә хатын-кызларның эчкечелеккә бирешүе рухи аспектларга бәйле дип саный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз