Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Соңгы елларда хаҗга яшьләр күбрәк бара башлаган
Ранис хәзрәт Вахитов сүзләренчә, барлык хаҗиларның яртысын – өлкәннәр, яртысын яшьләр тәшкил итә.
(Казан, 15 октярь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Соңгы елларда хаҗ кылырга яшьләр дә йөри башлаган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов сөйләде.
“2015-2016 елларда өлкән яшьтәге кешеләр күбрәк хаҗ кылса, соңгы елларда яшьләр дә изге сәфәргә чыга башлады. Чагыштырып карасак, барлык хаҗиларның 50 %ын – өлкәннәр, калган яртысын яшьләр тәшкил итә”, - диде Ранис хәзрәт Вахитов.
Ранис хәзрәт сүзләренчә, “яшьләр” категориясенә 18 яшьтән узган хаҗилар керә.
“Быел безнең компания аркылы хаҗга баручыларның иң яшенә – 18, иң өлкәненә 81 яшь иде. 81 яшьлек әби Кукмарадан. Ул киләсе елга да Хаҗга бару теләген белдерде”, - диде Ранис хәзрәт Вахитов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз