news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы елларда дөньякүләм киңлеккә чыккан әсәрләребез юк – Ренат Харис

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты дөньякүләм танылачак әсәрләр нәкъ менә хәзер язылырга тиеш, талантлы яшьләр күп, дип исәпли.

Соңгы елларда дөньякүләм киңлеккә чыккан әсәрләребез юк – Ренат Харис
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Ренат Харис соңгы елларда БДБ илләре халыкларында дөньякүләм киңлеккә чыккан язучылар юк, дип саный. Бу хакта ул Халыкара Туган тел көненә багышлап, “Сәләт йорты”нда узган чарада әйтте.

“Мин, үз чорымның, татар әдәбиятен белмим, дисәм дә була. Шуңа күрә сездән киңәш ишетәсем килә”, - дип, Ренат Хариска “Сәләт” активисты Гүзәл сорау бирде.

Ренат Харис сорауның катлаулы булуын әйтте. "Мин, бәлки, кайбер кешеләрнең күңеленә ятып бетмәслек итеп тә җавап бирермен. Бөтен совет әдәбиятын алсак, иң яхшы әсәрләр совет идеалогиясе булган чорда язылды. 1990 елдан соң, БДБ күләмендә дә, рус, татар, башкорт, мордва, мари һ.б халыклар арасында да дөньякүләм чыккан әсәрләр юк”, - диде ул.

“Хәзер, бәлки, кызыклы әсәрләр булыр. Заман да шундый - авыр, болганчык. Күңелләрдә бураннар уйнатып, ике тамчы судан чакма чагып, ут чыгара торган еллар килә. Бәлки, нәрсәдер булыр. Талантлы яшьләр күп”, - диде шагыйрь.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100