news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы елларда аллергиядән интегүчеләр саны арткан - аллерголог

"Үсемлекләрнең серкәләренә сизгерлек тә 10-20 процентны тәшкил итә”, - диде Алексей Лунцов.

Соңгы елларда аллергиядән интегүчеләр саны арткан - аллерголог
Султан Исхаков

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Соңгы елларда Татарстанда аллергиядән интегүче кешеләр саны арткан. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“XX гасыр башында аллергия – сирәк күренеш булса, соңгы ун елда авыру ешрак теркәлә башлады. Статистика мәгълүматлары буенча, хәзер кешелек дөньясының 10-15 проценты аллергиядән интегә. Сезонлы аллергия – үсемлекләрнең серкәләренә сизгерлек тә 10-20 процентны тәшкил итә”, - диде Республика клиник хастаханәсенең республика клиник иммунология үзәге җитәкчесе Алексей Лунцов.

Табиб сүзләренчә, аллергиягә бирешүчеләр саны елдан-ел арта.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100