news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы еллар эчендә беренче тапкыр хаҗиларның барысы да сәфәрдән исән-сау әйләнеп кайткан

Быел Россиядән 16 мең 200 кеше Хаҗ сәфәре кылган.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Россиядән 16 мең 200 кеше Согуд Гарәбстанына Хаҗ сәфәре кылган. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 2016 нчы елда Хаҗ сәфәре йомгакларына багышланган видеокүпердә РФ мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр советы рәисе беренче урынбасары Рушан Аббясов белдерде.

Иң элек спикер мөселманнарны 1438 нче Һиҗри ел башлану, Мөхәррәм аена аяк басу белән тәбрикләде. Ул Һиҗри елның соңгы Зөлхиҗҗә аенда хаҗиларның ислам баганаларының берсе булган Хаҗ сәфәрен үтәвен билгеләп узды. “Быел бик нык челлә булуга карамастан, барлык хаҗилар сәламәт килеш Ватанына әйләнеп кайтты. Бу соңгы елларда хаҗиларның нинди составта киткән булса, шул санда беренче тапкыр әйләнеп кайтуы”, - дип белдерде Рушан Аббясов. Ул квотаның 16 мең 400 булганын, ә Хаҗны 16 мең 200 кеше кылганын билгеләп узды, калган 200 квотаның Хаҗны оештыру белән шөгыльләнүчеләр өчен бүлеп бирелгәнен билгеләп узды.

Рушан Аббясов Россиянең 60 тан артык төбәгеннән кешеләрнең Хаҗ кылганын әйтте. Төньяк Кавказ, Себер, ерак төбәкләрдән дә сәфәр кылучылар булган. Хәзрәт быел Кырым Республикасыннан баручылар саны буенча рекорд куелганын билгеләп узды. Аннан 365 кеше Хаҗга барган. “Тулаем алганда, бар әйбер дә уңышлы, лаеклы төстә үтте. Эссе климатик шартларга карамастан, хаҗиларыбыз Хаҗның барлык йолаларын үтәде. Бүген аларның 95 проценты өйләренә кайтып җиткән, тагын 5 процентка якыны әле юлда. Кемнәрдер экскурсияләр һәм башка максатлар белән тоткарланган”, - дип сөйләде Рушан Аббясов.

“Россия мөселманнарының Хаҗ сәфәре бәясе ягыннан гарәп илләре белән чагыштырганда иң арзаны булды. 1,8-1,9 мең доллар – иң түбән бәя. Әйтик, Иордания һәм Мисырдан Хаҗ юлламасы 2,5 мең доллар тәшкил иткән”, - дип белдерде Рушан Аббясов. Ул “суперэконом” тәкъдим иткән Россия туроператорларына рәхмәтен җиткерде. “Икътисади кризиска карамастан, безнең хаҗилар бөтен квотаны “тутырып барды”. Быел күп кеше “суперэконом”нан файдаланды”, - диде Мөфтиләр советы рәисенең беренче урынбасары. Аның әйтүенчә, кайбер техник шартлар бик үк уңайлы кебек булмаса да, тулаем алганда, Россия хаҗилары сәфәрдән канәгать. Рушан Аббясов Хаҗ буенча совет утырышында кимчелекләр, хаҗилар һәм туроператорлар тарафыннан тәкъдимнәр исәпкә алыначагын әйтте. “Без хаҗиларның сәфәре елдан-ел камилләшүе өчен тырышачакбыз”, - диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100