news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Соңгы дүрт елда Казанда дәвалау учреждениеләре саны 76дан 56га кадәр кыскартыла
Казанда медицина ярдәмен халыкка үтемле итү өчен баш табибларны яңа икътисадый шартларда сәламәтлек саклау өлкәсе белән идарә итәргә өйрәтү, табибларга Интерне
Скопировать ссылку
(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә Казан шәһәренең сәламәтлек саклау Идарәсенең коллегия утырышы узды. Анда 2009 елда муниципаль учреждениеләр башкарган эшкә йомгак ясалды, быелга бурычлар тәгаенләнде. Төп доклад белән сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов чыгыш ясады.
Аның сүзләренә караганда, узган ел Казанда 14 мең 902 бала дөньяга килде. Яңа туган сабыйлар саны, 2008 ел белән чагыштырганда, 7 процентка артты һәм 1000 кешегә 11,8 промиллене тәшкил итте. Яңа туган балалар арасында үлү очраклары күрсәткече исән булып туган 1000 балага 6,4-6,5 промилле белән исәпләнде. Акушерлык-гинекология хезмәтендә уңай үзгәрешләр күзәтелде. 11-нче шәһәр хастаханәсендәге гинекология койкалары яңа бүлеккә күчерелде. 2-нче клиник шәһәр хастаханәсен төзәтү эшләре төгәлләнде.
Бүгенге көндә Казандагы хатын-кызлар консультацияләре яңа дәвалау-диагностика җиһазаларына, капиталь төзәтү эшләренә иҗтыяҗлык кичерә. Аның өчен 74 миллион сум акча таләп ителә. Башкалабызда “АВА Перинаталь үзәге” төзелә. Гомуми инвестицияләр күләме 500 миллион сумны тәшкил итә. Узган ел 100 миллион сум тотылган инде. Ел саен үзәк 10 мең кешегә хезмәт күрсәтә алачак, диде Рамил Әхмәтов.
Чыгышта әйтелгәнчә, Казандагы беренчел медицина ярдәмен күрсәтү учреждениеләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итү һәм капиталь ремонт эшләрен башкару өчен быел 500 миллионнан артык акча кирәк. Сәламәтлек саклау өлкәсенең белгечләр белән тәэмин ителеше узган ел 88,6 процент белән исәпләнде. 2007 елда тәэмин ителеш күрсәткече 90 процентны тәшкил итте.
Медицина ярдәмен халыкка үтемле итү өчен баш табибларны яңа икътисадый шартларда сәламәтлек саклау өлкәсе белән идарә итәргә өйрәтү, хезмәткәрләрне үз эшен башкаруга мотивлаштыру, табибларга Интернет аша язылу мөмкинлеген карау, сырхауханәдә гомуми практика табиблары кабинетларын булдыру, халыкка табибка мөрәҗәгать иткәнче тикшерү узарга мөмкинлек бирү, традицион регистратура системасыннан китү тиешле.
Рамил Әхмәтов әйтүенә караганда, 2009 елда казанлыларга югары технологик медицина ярдәме Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә, Республика клиник хастаханәсендә һәм 2-нче санлы Республика клиник хастаханәсендә күрсәтелде. 946 коронарография, 378 АКШ (аорто-коронар шунтлау) һәм стентлаштыру уздырылды. Быел 1286 коронарография һәм 504 АКШ һәм стентлаштыру үткәрү планлаштырыла.
Идарә башлыгы ассызыклаганча, Казанда сәламәтлек саклау учреждениеләрен оптимальләштерү эше уңай нәтиҗәләр бирә. Бюджет акчасы янда калдырыла, медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакы күтәрелә. Соңгы дүрт ел эчендә дәвалау учреждениеләре саны 76дан 56га кадәр кыскартыла. Быел тагын ике учреждение берләштерү күздә тотыла. Аерым алганда, Яңа Савин районындагы 3-нче балалар сырхауханәсе 7-нче балалар сырхауханәсенә һәм Совет районындагы 15-нче сырхауханәсе 1-нче шәһәр сырхауханәсенә кушылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot