Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Соңгы бит сәхифәсе//ГЫЙНВАР//10 гыйнвар, №1
Айның үзенчәлекләре. Гыйнвар — кышның уртасы, иң салкын ай.
Кырлар, болыннар ак тынлыкта кала, бераз гына кар каплаган урманнар карала. Гыйнварда көн 1,5 сәгатькә озынайса да, суыклар әле торган саен үзенекен итә. Алардан өй бүрәнәләре шартлап ярыла, җирләр чатный, елгада бозлар калыная. Күк йөзе салынып торган соры болытлар белән каплана, сирәк-сирәк кенә алар пәрдәсе аша кояш күренгәләп китә.
Һаваның уртача еллык температурасы көньяк-көнбатышта 4—50 һәм төньяк-көнчыгышта 8—8,50 салкын була. Калку урыннарда гыйнварда гадәттә, янәшәдәге тигезлекләрдәгегә караганда, 0,5—10 ка җылырак, һаваның төнге температурасы гыйн- варда төньякта —7—80 тан алып, көньякта —5—60 ка кадәр тирбәлә. Аерым елларда суыклар төньякта 440 ка, көньякта һәм көньяк-көнбатышта 33—360 ка кадәр җитә.
Кырларда, бакчаларда кар никадәр тирәнрәк булса, көзге чәчүлекләр, җиләк куаклары, җимеш агачлары һәм хәтта оялардагы умарта кортлары да каты суыкларны шулкадәр яхшырак һәм җиңелрәк кичерәләр.
ИРТӘГӘГЕ ҺАВА ТОРЫШЫН БИЛГЕЛӘҮЧЕ ШАРТЛАР
Кызыл кояш болытка батмаса, көн аяз, салкын булачак.
Әгәр кояш, төрле төсләргә кереп, кызарып торган шәфәкъка бата икән, иртәгәсен җил һәм салкын булачак.
Әгәр ай тирәсендә ике боҗра яки бер тонык боҗра була икән — салкынга.
Айлы төн яп-якты яки төн айсыз, ә күктә яп-якты йолдызлар сибелгән — иртәгесен аяз салкын көнне көт.
Агачлар мамыктай йомшак бәскә төренгән — иртәгә аяз салкын көн булачак.
Чәүкә һәм каргалар туктаусыз кычкыралар — кар явачак, буран булуы да ихтимал.
Болытлар җилгә каршы бара — кар яварга була.
Әгәр каргалар кар өстендә яки агачларда башларын төрле якка борып утырсалар — иртәгә көн җилсез була. Әгәр инде бер якка карап, юанрак ботакка яки агачның кәүсәсенә якынрак утыралар икән — җил булачак һәм ул каргалар башларын борган яктан исәчәк.
Чыпчыклар агачларда яки каралтыларда тып-тын утыралар икән — җилсез кар явачак, бердәм чыркылдашсалар — көн җепшетәчәк.
Мичтә утын чатнап янса — салкынга; төтенләп, пыскып торса — көн җылыта.
БАКЧАЧЫ МӘШӘКАТЬЛӘРЕ
Гыйнварда һәвәскәр бакчачының төп мәшәкате — күбрәк кар туплау; ул кәүсә тирәләрен кар белән каплый, агач төпләрендәге карны таптый. Нык салкыннарда җиләк-җимеш агачларының кәүсә төпләренә һәм хәтта скелет ботак төп- ләренә кадәр кар өяргә кирәк. Кар күп яуганда агач ботакларындагы карны кагып төшерәләр.
Гыйнварда куяннар һәм тычканнар өчен азык декабрьдәгедән азрак була. Аларның җиләк-җимеш бакчасына зарар китерүләре ихтимал. Шуңа күрә агачларның бәйләүләрен ешрак тикшереп торырга, ә җепшеткән көннәрдә кәүсә тирәләрендәге карны әледән-әле таптап чыгарга кирәк. Каты кар аркылы тычкан агач кәүсәсенә үтеп керә алмый.
Гыйнварда бакчадагы агачлар шәп-шәрә утыра, аларда хәтта бәс тә булмый, һәр ботакчык үтәдән-үтә күренеп тора, ә аларда — пәрәвез белән уралган, бөтерелгән кипкән яфраклар; болары инде — дүләнә күбәләге, алтынкорсак, алтын күбәләк һәм башка корткычларның кышкы оялары, аларның һәркайсы эчендә йөзләрчә тере корт була. Агач ботакларына бәс кунмаган көннәрдә бу корткыч бөҗәкләрнең ояларын җентекләп җыярга һәм яндырырга кирәк. Бер үк вакытта ботакларда калган былтыргы кипкән һәм бөрешеп беткән җиләк-җимешләрне дә җыеп ташларга кирәк.
Гыйнварда канатлы дусларыбыз — кошлар турында да кайгырту кирәк: бакчада бөҗәкләр белән тукланучы кошлар өчен җимлекләр ясап куегыз һәм аларга, бигрәк тә кар күп яуганда һәм бозлавык көннәрдә, әледән-әле ризык өстәп торыгыз. Иске сыерчык ояларын, өйләрен чистартыгыз, ремонтлагыз, яңаларын ясап куегыз.
КЫШКЫ СЫНАМЫШЛАР
Ай киртәләнсә, тиздән буран булыр.
Ай колаклы булса, суык булыр.
Ай тирәсендәге алка караңгы төстә булса, суык булыр.
Ай чалкан туса — коры була, башкача туса — буран була.
Болытлар түбәннән килсә, каты суыкны көт.
Йолдызлар ачык күренсә — көн яхшыра, тонык күренсә — кар (яки яңгыр) ява.
Кояш бик еракта булып күренсә — салкын булыр.
Кояш киртәләнсә — салкын булыр.
Кояш колакланып чыкса — салкынга.
Кояш кыш көне кызарып чыкса — салкынга.
Кояш тирәсендә нурлар югары чагылса — буран булыр, түбән чагылса — салкын булыр.
Кояш чыкканда багана кебек нурлар күренсә — суык булыр.
Кыш көне йолдызлар бик чекерәеп, яктырып торса — көннәр суык булыр.
Кыш көне йолдызлар куе күренсә — салкын булыр; әгәр сирәк күренсә — җылы һәм буран булыр.
Кыш көне кояш кызарып чыкса, салкын булыр.
Кыш көне кояш тирәсе алка кебек булса — бик суык булыр.
Кыш көне кояш тирәсендә нур түгәрәк күренсә — буран булыр. Әгәр дә бу түгәрәк кояшка якын булса — аяз булыр.
Яңа ай чалкан күренсә — кар күп явар.
Кыш көне төшлек тарафыннан җил иссә — көн җепшек булыр.
Әгәр кыш көнендә ай тирәсендә нур түгәрәге томанлы булып күренсә — салкын булыр, кызыл булып күренсә — җил чыгар һәм кар күп явар.
Әгәр кыш көнендә кояш өчәү кебек күренсә — суык булыр.
Әгәр яңа ай бик ачык ялтырап күренсә — салкынга.
Әгәр һава урман өстендә зәңгәр сыман күренсә, җылы булыр.
Багана сызгырса — суык булыр.
Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә — көн аяза, суыта.
Әгәр төтен җиргә ятса — көн җылыта.
Ат юлга ятса — буран булыр.
Буран алдыннан мәче өстәл аягына “тырнак кайрый”.
Каз сыңар аякта торса — салкын булыр.
Кыш көне каз кычкырса — җылылыкка, әгәр аякларын астына тыгып утырса — салкынга.
Кыш көне мәче яки эт аунаса, буран булыр.
Мәче борынын яшереп йокласа, көн суыта.
Чыпчыклар агачның очына кунсалар — көн салкын була, түбән ботакларына кунсалар — җил чыга.
Чыпчыклар кыш көне җыелышып бер урында чыркылдашсалар, көн җылытып, кар явар.
Әтәч кичтән кычкырса — җылыта. Әтәч кыш көне вакытсыз кычкырса, җепшек булыр.
Арка сызласа — буран булыр.
Аяклар туңып торса — салкыннар булыр.
Буран буласы булса — тән сызлый.
Көндез йокы басса — буран булыр.
Елгада боз калын булса — иген уңарга.
Кар калын булса — ашлык уңар.
Кыш агачлар бәсләнсә — җәен иген уңа.
Әгәр кышын бәс күп булып, агач ботаклары салынса — җиләк-җимешләр һәм ашлык уңар.
Кыш көне боз өстенә су чыкса — ашлык булыр.
Кыш томан булса — җәй юкәдә бал күп була.
Кыш көне кырдагы үлән кайсы якка таба бөгелсә — җәй көне ашлык шул якка таба бөгелер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз