news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы биш елда Татарстанда төзелештә үлем очраклары 2,5 тапкырга кимегән

Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2017 елда республикада төзелеш объектларында 29 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Соңгы биш елда Татарстан төзелеш объектларында үлем очраклары 2,5 тапкырга кимегән. Бу хакта министрлыкның йомгаклау коллегиясендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Узган ел республикада төзелеш объектларында 29 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, аларның 7се фаҗигале төстә тәмамланган. Бәхетсезлек очракларының күбесе эшчеләрнең биеклектән егылулары (41 процент яки 12 очрак) һәм хәрәкәт итүче  предметлар йогынтысы (24 процент яки 7 очрак) белән бәйле, диде министр.

“Республикада куркынычсызлык таләпләрен үтәү буенча планлаштырылган эш алып барыла. 2017 елда һәр төзелеш оешмасы тикшерелгән. Кагыйдәләрне бозган оешмалар кабат тикшерелгән. Барлыгы 6,5 меңнән артык тикшерү үткәрелде”, – дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100