news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы биш елда Татар энциклопедиясе институтында фәнни хезмәткәрләр ике тапкыр кимегән

Искәндәр Гыйләҗев парламент комитеты утырышында институт эше турында доклад белән чыгыш ясады.

Соңгы биш елда Татар энциклопедиясе институтында фәнни хезмәткәрләр ике тапкыр кимегән
Султан Исхаков

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2014 елдан ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында фәнни хезмәткәрләр штаты 109 дан 50 берәмлеккә калган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында институт директоры Искәндәр Гыйләҗев әйтте.

«Институт 46 фәнни тематик юнәлеш буенча фәнни-тикшеренү эше алып бара. 2014 елга кадәр 109 хезмәткәр эшләгән булса, реорганизациядән соң штат расписаниесендә 62 берәмлек калды, фәнни хезмәткәрләр шуның 50сен тәшкил итә. Кадрлар кыскарса да, фәнни публикацияләр саны арта», - диде ул.

Комитет рәисе Разил Вәлиев 109 хезмәткәрнең 50гә калуының сәбәпләрен сорашты. «Оптимизация дигән әйбер бар, кыскартулар да булды. Кайбер берәмлекләрне башка институтларга тапшырдылар», - дип җавап бирде Искәндәр Гыйләҗев.

2012 елдан институт коллективы 20дән артык энциклопедик, фәнни-белешмә хезмәтләре чыгарган. Дәүләт биреме кысаларында, 2014 елдан институт тармак энциклопедияләре эшләү эшен алып бара. Табигать ресурслары, торак пунктларга багышланганнары чыкканын билгеләп узды.

Институт директоры Россия Федерациясендә һәм аннан читтә яшәүче татарларны өйрәнү эше үткәрелүен әйтте. 2018-2021 елларга дәүләт биреме кысаларында, «Үзбәкстан татарлары», «Финляндия татарлары» хезмәтләре әзерләнүен хәбәр итте. Ләкин, аның сүзләренә караганда, командировка акчалары, гонорар фонды булмау урыннарга галим белгечләрне җәлеп итүгә комачаулый.

Искәндәр Гыйләҗев TATARICA 2.0 онлайн энциклопедиясе эшләнүен әйтте. «Күп нәрсә башкарылды, без зур юлның башында», - диде. Аның сүзләренчә, ТАССРның 100 еллыгына әзерлек кысаларында, быел «Татарстанның сәяси эшлеклеләре: биография очерклары», «Татарстанга 100 яшь: энциклопедик очерклары» бүләккә бирелә торган китаплар әзерләнә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100