news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы бер ай эчендә Татарстанда хезмәт хакы бурычлары 7 млн. сумга киметелгән

1октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, эре һәм урта предприятиеләрнең хезмәткәрләре алдында эш хакын түләү буенча 75,5 млн. сум бурычы бар

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстан предприятиеләрендә соңгы бер ай эчендә хезмәт хакы бурычлары 7 млн. сумга киметелгән. 1октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, эре һәм урта предприятиеләрнең хезмәткәрләре алдында эш хакын түләү буенча 75,5 млн. сум бурычы бар. Бурычлы предприятиеләрнең зур өлеше эшкәртү, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы тармагына карый. “Чиста кыр” агросәнәгать комплексының, мәсәлән, авыл эшчәннәре алдында 8,5 млн. сумлык әҗәте җыелган. Әлеге мәгълүматлар бүген Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә узган утырышында яңгырады.

Октябрь башына Казан һәм Әлмәттәге “Радиоприбор” заводлары, “Вамин” ның Яңа Чишмәдәге филиалы хезмәт хакы бурычларын тулысынча каплауга ирешкән. Ә менә Казан җитен комбинаты, Тимер-бетон эшләнмәләр заводы һәм “Сафьян”ның бурычлары тагын өстәлгән. Предприятиеләрнең күбесендә вакытында түләнмәгән хезмәт хакы бурычларының җыелуына исәп-хисап ясау өчен үз акчалары булмау китерә.

Татарстанда хезмәт хакы бурычлары күләме соңгы бер айда кими төшсә дә, вакытында хезмәт хакы алмаучылар саны, киресенчә, арткан. 1 сентябрьгә аларның саны 7900 булса, октябрьгә 8300 гә җиткән. Аларның - 35 проценты авыл хуҗалыгы, 31 проценты төзелеш тармагында хезмәт итә.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100