news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Соңгы бер атнада казылык продукциясе бәясендә сизелерлек үзгәрешләр күзәтелә

Мәсәлән, 1 сортлы казылыкның килосы хәзер уртача 159 сум 25 тиен тора

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Алма, бәрәңге, башлы суган бераз кыйммәтләнде, кишер - очсызланды. Казанның сәүдә нокталарында бу атна башына булган кайбер бәяләр үзгәреше әнә шуннан гыйбарәт.
Татарстанстат мәгълүматларына караганда, алманың килограммы уртача 45 сум 91 тиен, суган 19 сум 59 тиен, бәрәңгенең килосы -23 сум 48 тиен, кишер -26 сум 59 тиен тора. Соңгы бер атнада иң зур бәяләр үзгәреше казылык продукциясендә күзәтелә. 1 сортлы казылыкның ваклап сату бәяләре 3,7 процентка күтәрелгән, ә ярым ысланган казылык 2,5 процентка кыйммәтләнгән. Беренчесенең килосы өчен, мәсәлән, хәзер уртача 159 сум 25 тиен түләргә туры килә.
Узган атнада шулай ук тары ярмасының килосы 3,3 процентка, стерильләштерелгән сөтнең литры якынча 3 процентка, карабодайның килосы 2 процентка, көнбагыш маеның литры уртача – 2, каты сырларның килограммы -1 процентка кыйммәтләнгән. Шул ук вакытта йомырка, дөге ярмасы һәм тавык ите бераз очсызланган. Аларда бәяләр үзгәреше 0,4-0,8 процент тирәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot