news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Соңгы бер атнада Казанда автомобиль ягулыгы бәясе үзгәреш кичермәде
Башкалада А-76 лы бензинның бер литры уртача 19 сум 3 тиен, АИ-93,92 ле ягулыкныкы- 21 сум 64 тиен, АИ-95 маркалы бензинның -23 сум 27 тиен, дизель ягулыгыныкы – 17 сум 14 тиен тора
Скопировать ссылку
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда А-76 лы бензинның бер литры уртача 19 сум 3 тиен, АИ-93,92 ле ягулыкныкы- 21 сум 64 тиен, АИ-95 маркалы бензинның -23 сум 27 тиен, дизель ягулыгыныкы – 17 сум 14 тиен тора. Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе бу атна башына җиткергән мәгълүматлар әнә шундый. Аннан күренгәнчә, соңгы бер атнада Татарстан башкаласында автомобиль ягулыгы бәясе үзгәреш кичермәгән.
Идел буе федераль округында А-76 һәм АИ-93,92 ле бензиннарга иң югары хак Саранскида куелган. Мордовия башкаласында бу төр ягулыкларның бер литры уртача 19 сум 97 тиен һәм 22 сум 90 тиен тора. Литры 24 сум 5 тиен торган кыйммәтле АИ-95 ле бензин Түбән Новгородта, ә югары бәяле дизель ягулыгы – Уфада (18 сум 50 тиен) сатыла. Ә менә округта иң очсызлы дизель ягулыгы Казанда теркәлгән. Оренбургта исә барлык төр бензинны да иң арзанлы бәядән табарга була (17 сум 85 тиеннән алып 22 сум 29 тиенгә кадәр).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2