Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Соңгы атнада Татарстанда шикәргә ихтыяҗ 16 тапкыр арткан
Марат Җәббаров әйтүенчә, тарату үзәкләрендә запаслар җитәрлек. Азык төлек дефициты өчен җирлек юк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 15 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы атнада Татарстанда шикәргә ихтыяҗ 16 тапкыр арткан. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры марат Җәббаров Хөкүмәт йортында брифингта әйтте.
«Узган атна эчендә халыкның көнбагыш маен сатып алу күләме — 9 тапкыр, карабодай буенча — 5 мәртәбә, тозга ихтыяҗ 7 тапкыр артканы күзәтелде», — диде министр.
Марат Җәббаров әйтүенчә, тарату үзәкләрендә запаслар җитәрлек. Азык-төлек дефицитына җирлек юк.
«Ажиотаж туктар дип өметләнәбез. Халык күпләп алганга, кибет киштәләре бушап кала, товарны тарату үзәкләреннән кайтарып та өлгермиләр хәтта», — диде министр. Ул кибетләрдә продукция җитәрлек күләмдә булуы контрольдә тотылганын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз