news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы атнада Татарстанда АИ-92 бензины 12 тиенгә кыйммәтләнгән

АИ-95 бензины 10 тиенгә арткан.

Соңгы атнада Татарстанда АИ-92 бензины 12 тиенгә кыйммәтләнгән
архив/Илнар Төхбәтов

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Татарстанда 18-25 гыйнвар аралыгында бензинның уртача бәясе арткан. АИ-92 маркалы бензинның литры – 12 тиенгә (моңарчы 42,54 сум булса, хәзер 42,66 тиенгә җиткән), АИ-92 исә 10 тиенгә (45,90 сумнан 46 сумга кадәр) кыйммәтләнгән.

Татарстанстат хәбәр иткәнчә, Татарстанда АИ-98 маркалы бензин һәм дизель ягулыгының бәяләре (литры 53,35 һәм 47,48 сум) үзгәрешсез калган.

Россиядә исә 2021 елның 18-24 гыйнвар аралыгында бензинның уртача бәясе 13 тиенгә арткан, диелә Росстат материалларында.

Эксперт элегрәк Татарстанда ягулык бәяләре үзгәрергә мөмкин дип фаразлаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100