news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Соңгы атнада Татарстанда 12 кеше һәлак булган

Республикадагы юлларда булган 80 транспорт һәлакәте нәтиҗәсе шундый фаҗигаләргә китергән

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Соңгы атнада Татарстандагы юлларда 80 транспорт һәлакәте булып, шулар нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булган һәм 101енең тәне зыян күргән. Аңа кадәрге атнада исә транспорт белән бәйле 77 һәлакәттә 11 кешенең гомере өзелеп, 86 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән булган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре тырышлыгы белән, Яңа ел төнендә “бөке”ләр хасил булмаган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot