Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Соңгы атнада Бөгелмәдә 3 меңгә якын кеше коронавирустан прививка ясаткан
Хәзерге вакытта район сырхауханәсендә 5 кабинет эшли – барлык катларда да.
(Бөгелмә, 21 октябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Александр Иванов Бөгелмә муниципаль районында вакцинация барышы турында мәгълүмат бирде.
11 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр COVID-19дан 2856 кеше прививка ясаткан. Вакцинация башланганнан бирле барлыгы 31 556 доза вакцина алынган.
Хәзерге вакытта район сырхауханәсендә 5 кабинет эшли — барлык катларда да. Һәр предприятиегә вакыт билгеләнә. Әйтик, бүген Бөгелмә «Водоканал»ы хезмәткәрләре — 80 кеше прививка ясатырга язылган. Аерым хезмәт коллективлары фельдшер-акушерлык пунктлары территориясендә вакцинацияләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз