Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Соңгы алты елда Уфадагы икенче татар якшәмбе мәктәбендә укучылар саны дүрт тапкыр арткан
Бүген мәктәптә барлыгы 15 төркем эшләп килә.
(Уфа, 17 апрель, “Татар-информ”). 2012 елдан алып Уфа шәһәр округының 2нче татар якшәмбе мәктәбе балаларга өстәмә белем бирү муниципаль мәгариф учреждениесендә укучылар саны дүрт тапкыр арткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына мәктәп директоры Эльвира Камалова хәбәр итте.
“Без 2012 елда башлап җибәргәндә, 45 бала иде, бүген 195 бала белем ала. Без 41нче мәктәп базасында урнаштык. 6-18 яшьтәге балаларны кабул итәбез. Барлыгы 15 төркем эшләп килә”, - диде ул.
Эльвира Камалова мәктәпкә Уфа тирәсендәге районнардан, авыллардан килеп укуларын әйтте. “Укытучылар тарафыннан төзелгән программаларны методик үзәк раслаган. Иң элек, бала беренче төркемгә килә, туган телне әле белми, бераз өйрәнә. Телне үзләштерүенә карап, аннары икенче төркемгә күчерергә мөмкинбез. Ата-аналары белән берлектә, бер сыйныфта туган телне өйрәнү мөмкинлеге тудырыла”, - диде.
Директор скайп аша онлайн дәресләр дә үткәрелүен әйтте. “Якшәмбе мәктәбендә мәктәпнеке генә түгел, республикакүләм, халыкара чаралар да еш уза. Кырымдагы Белогорск районы, Татарстан, татар үзәкләре, “Идел” яшьләр үзәге, лингвистик лагерьлар белән хезмәттәшлек итәбез”, - диде.
“Дүрт ел шушы мәктәптә укып чыккан укучыбыз Казан федераль университетына татар-төрки халыклар тарихы факультетына укырга керде һәм икенче курста белем ала”, - диде Эльвира Камалова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз