news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы 5 елда торак шартларын юри начарайткан сугыш ветераннары торак реестрына кертелми

2010 елга финанслау мәсьәләсе әлегә хәл ителеп бетмәгән, ул гариза бирүчеләргә карап билгеләнәчәк һәм, реестр федераль үзәккә тапшырылган булса да, мохтаҗ ветеран үзе яшәгән муниципаль берәмлектә исәпкә басарга хокуклы

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). РФ Президенты тарафыннан «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында»гы 2008 елның 7 маенда имзаланган 714 нче Указын гамәлгә ашыру буенча 2005 елның 1 мартына кадәр исәпкә баскан ветераннарның торак шартларын яхшыртуны тәэмин итү эше төгәлләнү алдында. Татарстанда исә бу максатчан субсидияләр бирү юлы белән гамәлгә ашырыла һәм бу хакта ТР Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендәге 275 нче күрсәтмәсе бар.

 Торак алуга субсидия күләме Татарстан буенча 1 кв.м торак мәйданның РФ Региональ үсеш министрлыгы билгеләгән уртача базар бәясеннән квартал саен исәпләнә һәм хәзерге вакытта ул 26,2 мең сумнан йөри. Бөек Ватан сугышына турыдан-туры мөнәсәбәте булган гражданнарга торак мәйданы нормативы 36 кв.м исәбеннән санала. Шулай булгач, ветеранга түләнелә торган субсидия бәясе 943,2 мең сум булып чыга (ягъни 1 кв.м торак бәясе норматив мәйданга тапкырлана: 26,2 мең сум х 36 = 943,2 мең сум). Моның өчен федераль бюджеттан быел республикага 2001,5 млн. сум күләмендә ассигнование күчерелгән. Торак шартларын яхшырту мөмкинлегеннән исә Бөек Ватан сугышы инвалиды һәм анда үзе катнашкан кеше, Бөек Ватан сугышында парын югалткан толлар гына куллана ала, ягъни тыл хезмәтчәннәренә бу кагылмый. Бөек Ватан сугышы ветераны субсидиясен республикада ипотека программасы буенча фатир алуга тота ала, әгәр зуррак торак мәйдан кирәк икән, үзеннән (гаиләсеннән) акча өстәү юлы белән моны хәл итеп була.

 Татарстанда былтыр 1359 (Казан буенча – 492) Бөек Ватан сугышы ветераны торак шартларын яхшыртты, шул исәптән социаль ипотека буенча – 745 кеше (Казан буенча – 436), дип белдерде бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында барган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева. 2005 елның 1 мартына кадәр реестрга кертелгәннәрдән хәзерге вакытта субсидия алуга 218 ветеран исәпләнә, шуларның 36сы торак алуга килешү төзегән һәм финанслау заявкасына кертелгән, гомумән, 198е белән сөйләшүләр булган.

 Агымдагы ел башыннан 327 нче федераль закон үз көченә керде, дип игълан итте министр урынбасары. Аның нигезендә Бөек Ватан сугышы ветераны мәгълүм 1 марттан соң исәпкә алынган булса да, ягъни торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак кайчан исәпкә алынуына бәйсез рәвештә хәзер дә теркәлә ала. Хәзерге вакытта, муниципаль берәмлекләрдән алынган мәгълүматлар буенча, 2005 елның 1 мартыннан соңрак торак шартларын яхшырту исемлегенә 5770 ветеран теркәлгән. Шуларның 1422се – Бөек Ватан сугышы инвалиды, 766сы – шушы сугышта катнашкан кеше, 15е - «Жителю блокадного Ленинграда» билгесе белән бүләкләнгән зат, 3567се – Бөек Ватан сугышында катнашканнарның толлары. Н.Бутаева сүзләренчә, 2010 елга финанслау мәсьәләсе әлегә хәл ителеп бетмәгән, ул гариза бирүчеләргә карап билгеләнәчәк һәм, реестр федераль үзәккә тапшырылган булса да, мохтаҗ ветеран үзе яшәгән муниципаль берәмлектә исәпкә басарга хокуклы. «Ничек кенә булмасын, соңгы 5 елда торак шартларын, әйтик, артык күп кешене пропискага кертеп юри начарайткан ветераннар әлеге исемлеккә кертелми, муниципаль берәмлекләр аны тикшерергә тиеш», - дип кисәтте Н.Бутаева. Аның шәрехләвенчә, авыл җирләрендәге Бөек Ватан сугышы ветераннарына торак төзү һәм реконструкцияләү генә каралган, моның өчен субсидияләтә алу яхшырак, чөнки төзелеш яки реконструкцияләүгә аванслап, ягъни бүлеп акча күчерелә, үлеп киткән оракта ул алга таба бирелми, ә субсидия исә бер тапкыр һәм тулы күләмдә түләнелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100