Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Соңгы 5 елда Татарстанда туберкулезны дәвалау өчен 259 млн сум акча сарыф ителгән
Туберкулин һәм диаскинтест сатып алу өчен быел 65 млн сум бүлеп бирелгән.
(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Соңгы 5 елда Татарстанда туберкулез белән авыручыларны дәвалау препаратларына 259 млн сум акча сарыф ителгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә Республика туберкулезга каршы клиник диспансер баш табибы Алексей Алексеев хәбәр итте.
“Соңгы 5 елда федераль бюджеттан 259 млн сум акча бүлеп бирелде. Шулай ук, туберкулез белән авыручыларны амбулатор этапта ташламалы дарулар белән тәэмин итү буенча төбәк программасы нигезендә, ел саен 14,5 млн сум акча бүлеп бирелә”, - диде Алексеев.
Баш табиб урынбасары – Татарстанның баш фтизиатры Рәмзия Фатыйхова балалар һәм яшүсмерләрдә туберкулезны ачыклау буенча чаралар өчен туберкулин һәм диаскинтест сатып алуга Татарстаннан максатчан төстә акча бүлеп бирелүен әйтте. Быел 65 млн сумнан артык акча сарыф ителәчәк. Ул моңарчы профилактика, иммунодиагностика кебек юнәлешләргә акча бүлеп бирү проблемалы мәсьәлә булуын билгеләп узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз