news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы 5 елда республикада 550 мең квадрат метр мәйданда медицина оешмасы төзекләндерелгән

Барлыгы 367 фельдшер-акушерлык пунктлары, 8 табиб амбулаториясе, 19 патологоанатомия бүлекләре төзелгән.

Соңгы 5 елда республикада 550 мең квадрат метр мәйданда медицина оешмасы төзекләндерелгән
Султан Исхаков

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2012 елдан бирле Татарстанда 550 меңнән артык квадрат метр мәйданда медицина оешмалары төзелгән һәм төзекләндерелгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов республикада 2 меңнән артык объектта матди-техник базаны ныгыту буенча эшләр үткәрелгәнен, моның өчен 18,5 млрд сум акча юнәлдерелгәнен билгеләп узды. Халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмен камилләштерү буенча чараларның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча үткәрелүен искәртте.

Илдар Фатыйхов Татарстанда 367 фельдшер-акушерлык пункты, табиб амбулаториясе, 19 патологоанатомия бүлекләре төзелгәнен әйтте. 17 участок хастаханәсендә, 83 табиб амбулаториясендә, 25 амбулатор-сырхауханә оешмасында, 1331 фельдшер-акушерлык пунктында капиталь төзекләндерү эше башкарылган.

2017 елда сәламәтлек саклау тармагында беренчел звеноны үстерү дәвам иттерелә. Бу максатларга 330 миллион сум акча бүлеп бирелгән. 42 фельдшер-акушерлык пункты, 6 табиб амбулаториясе, модульле технология буенча 5 патологоанатомия бүлеге төзелеше, 8 табиб амбулаториясенә, 6 сәламәтлек саклау объектында капиталь ремонт көтелә. 10 объектны медицина җиһазлары белән тәэмин итү ниятләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100