news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы 4 тәүлектә ТР территориясендә урман янгыннары теркәлмәгән, тик бу җиңел сулап куярга ирек бирми әле

Күрше төбәкләрдә урман янгыннары белән бәйле вәзгыять катлаулы кала

(Казан, 17 август, "Татар-информ", Айгөл Фәхретдинова). Соңгы 4 тәүлектә Татарстан территориясендә урман янгыннары теркәлмәгән. Тик бу җиңел сулап куярга ирек бирми әле, ди ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев. Республикада янгыннар белән бәйле вәзгыять һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре бүген ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясенең ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә узган чираттагы утырышында каралды.

Бүген иртән күрше Мари Эл, Удмуртия республикалары һәм Киров өлкәсендәге коллегалары белән сөйләшү Татарстан урман хуҗалыгы министрына борчылыр өчен җирлек биргән. Алардан алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, күршеләрдә янгыннар белән бәйле вәзгыять катлаулы кала. Мари Элда хәл аеруча киеренке. Узган тәүлектә генә дә күршебездә 16 урман янгыны чыккан, шуның 14 е туктатылган, әмма 3 эре янгын чыганагын әлегә буйсындыра алмыйлар. "Бу чыганаклар Татарстаннан ерак булса да, аларның нәтиҗәләре республиканың табигый-климатик шартларына нык йогынты ясый. Җил Татарстан ягына авышуга, республика сөрем һәм тотен белән чорнала", - ди Наил Мәһдиев. Эре урман янгыннары 2 мең гектар мәйданны биләгән Киров өлкәсендә дә хәлләр катлаулы. Удмуртиядә исә хәл яхшырак. Хәзерге вакытта анда, 1 гектарга якын мәйданда таралуына киртә куелган урынны санамаганда, актив урман янгыннары юк.
Шушы вәзгыять шартларында Татарстанда бу өлкәләр белән урман чикләрен аеру, аралыкларны янгынга каршы җиһазландыру эшләре дәвам итә. 72 км озынлыктагы шундый аралыкның 50 км га якынында инде бу эшләр башкарылган. Бу аралыкларны янгын куркынычсызлыгы таләпләрен исәпкә алып җиһазландыру эшләренә 472 кешене берләштергән 51 бригада җәлеп ителгән. Бригадаларга бүген эшне активлаштыру өчен өстәмә рәвештә 80 бензопила кирәк, ди Наил Мәһдиев.

Вәзгыять катлаулы булган төбәкләр белән чиктәш булган Арча һәм Яшел Үзән урманчылыкларында бүген инде киселгән агачларны җыю эшләре инде тәмамланган. Хәзер аларда урыннарны чистарту, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп полосаларны җиһазландыру эшләре бара.

Урман фондларына якын урнашкан торак пунктларга килгәндә, аларның иминлеге буенча оператив мәгълүмат муниципаль берәмлекләр башлыкларыннан, Башкарма комитетларыннан, ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча урыннардагы комиссияләрдән алына. "Моңа өстәп, үзебез дә тикшереп торабыз", -ди Наил Мәһдиев.Шундый контроль тикшерүләр нәтиҗәсендә кайбер районнарга дәгъвалар да белдерелгән булган. Аерым алганда, Лениногорски, Нурлат, Түбән Камадагы балаларны савыктыру буенча җәйге лагерьларның иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы сораулар туган. Бүген, нигездә, алар хәл ителгән.

Татарстан территориясендә урман янгыннары белән бәйле вәзгыятьне тотрыклыландыруга ирешелгән бер вакытта, торф яну куркынычы булган чыганаклар проблемасы әле бик актуаль кала. Бүген шундый зур куркыныч тудырган 24 чыганак исәпләнсә, аларның яртысы яна яки пыскый. Шундый торф чыганаклары булган Әгерҗе, Зәй, Актаныш, Кайбыч кебек мунициаль районнар бүген хәлнең торышы хакында видеоэлемтә аша комиссия рәисенә хисап бирде. Актив 12 торф чыганагының дүртесендә хәзер полиэтилен торбалар аша килгән су ярдәмендә сүндерү эше оештырылган. Тагын 3 торф чыганагында техника ярдәмендә су белән сүндерү эше көйләнгән. Ә менә пыскучы кайбер чыганаклар әлегәчә сүндерелмәгән. Актаныш районында Күләгәш күле янындагы 30 га мәйдандагы торф чыганагын бары контрольдә тоту белән генә чикләнәләр. Бирегә су китерү өчен 8 км озынлыкта торбалар кирәк. Әгерҗе районында да шундый ике чыганакны елгадан су китереп сүндерү өчен 3 һәм 4 км озынлыктагы торбалар кирәк. Янган торф чыганакларын бетерү эшләре белән бер үк вакытта Арча һәм Нурлат районнарында торфлы кырларга ут элмәсен өчен саклану чаралары күрү дә таләп ителә. Комисия утырышында бу максатлар өчен кирәк булган күләмдә районнарга полиэтилен торбалар бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Комиссия рәисе Равил Моратов эшне тизләтергә әмер бирде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100