Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Соңгы 4 көндә машиналарда «маңгайга-маңгай» бәрелеп, юлдан түбән капланып үлүчеләр бар
Татарстан юлларында 8 көндә 10 кеше үлгән, 125е имгәнгән-җәрәхәтләнгән һәм боларның барысы да транспорт белән бәйле һәлакәтләр нәтиҗәсе
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Ноябрьнең 8 көнендә Татарстан юлларында транспорт катнашында 94 һәлакәт булган (шуларның 38е Казанда), нәтиҗәдә, 10 кешенең гомере өзелгән (Казанда – 1), тагын 125 кешенең тәне имгәнгән-җәрәхәтләнгән (Казанда – 43).
Шул хакта игълан иткән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге 5-8 ноябрьдә булган һәлакәтләр буенча белешмә бирде.
5 ноябрь сәгать төнге 1 нче киткәч, Казан – Ульяновск юлының 128 нче чакрымында «ВАЗ-2109» машинасы, алдан чыгарылган нәтиҗә буенча, зур тизлектә каршы як хәрәкәт тасмасына чыгып, «Вольво»га (рульдәге зат 1978 елгы) бәрелгән, аннары «ВАЗ-2109» «БМВ-320» автомобиленә (йөртүчесе 1981 елгы) килеп төртелгән. Нәтиҗәдә, «ВАЗ» белән идарә иткән 1975 елгы кеше һәлакәт урынында җан биргән, «БМВ»ның 1988 елгы пассажиры булган хатын-кыз, тәне имгәнеп-яраланып, Буа районы үзәк хастаханәсенә озатылган.
Шул ук көнне кичке 8 тулып узгач, Биектау саласының Зур Кызыл урамында «ВАЗ-2114» машинасы белән идарә иткән 1984 елгы зат җәяүлеләр өчен юл аша чыга торган урыннан атлаган 1944 елгы хатын- кызны бәрдергән, җәяүле тәгәрмәч астында һәлак булган.
7се көнне сәгать кичке 4 белән 5 арасында Казан – Оренбург юлының 134 нче чакрымында «ВАЗ-21099» машинасы рулендәге 1991 елгы зат зур тизлектә каршы як хәрәкәт тасмасына чыгып, «ВАЗ-2106» машинасына (йөртүчесе 1985 елгы) бәрелгән. Шул һәлакәттә «99»лының 1957 һәм 1966 елгы пассажирлары белән «6»лының салонындагы 1983 елгы ир-егет мәңгелеккә күзләрен йомган, шушы 2 машинаның рулендәгеләр һәм «6»лының тагын бер 1987 елгы пассажиры Чистай районы үзәк хастаханәсенә китерелгән.
Кичә төнге 3 нче яртыда Казан – Кама Тамагы юлында (Югары Ослан районы турысы) «ВАЗ-2112» машинасы белән идарә иткән 1991 елгы зат хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайлый алмаган, нәтиҗәдә, өйдергән юлдан түбән төшеп капланган. Аның 1975 елгы пассажиры булган хатын-кыз шунда ук һәлак булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз